«Тукай – 135 ел бергә» әдәби марафоны (6+)

Бесплатно

22, 23, 26 апрельләрдә Чаллы шәһәре Үзәк балалар китапханәсендә бөек татар шагыйренең юбилеена багышланган «Тукай – 135 ел бергә» әдәби марафоны үтәчәк.

Бу көннәрдә китапханә укучылары әкият герое Шүрәле белән бергә
«Кырлай җырчысы» дигән виртуаль сәяхәткә кузгалачак,
«Тукайны бергә укыйбыз» флешмобында катнашачак,
«Тукай бөек һәм мәңгелек» башваткыч-күргәзмәсе белән таныша алачак,
фетрдан китап кыстыргычы ясау буенча «Күңелле күбәләк» мастер классы үтәчәк.

Китапханәнең мультзалында Габдулла Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар күрсәтеләчәк. Театраль тамаша сөючеләр «Шаян укучы» мәйданчыгында үз сәләтләрен күрсәтә алачак.  

Әдәби марафон онлайн викторина белән тәмамланачак.

 

Поделиться: