«Тукай – 135 ел бергә» әдәби марафоны (6+)

1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12

23 апрельдә, «Тукай – 135 ел бергә» әдәби марафоны кысаларында, Үзәк балалар китапханәсендә  «Тукай – сүнмәс йолдыз» бәйрәме үтте. Башлангыч сыйныф укучыларын Габдулла Тукай әкияте герое Шүрәле каршы алды. Урман кунагы балаларның әлеге гаҗәеп шагыйрь турында күп белүен, аның шигырьләре һәм әкиятләре аларга аңлаешлы һәм кызыклы икәнен күреп куанды. Балалар Шүрәле әзерләгән «Син Тукайны беләсеңме» викторинасы сорауларына бик җиңеллек белән җавап бирде. Алар әкият геройларын тасвирлауда актив катнашты, «Бала белән күбәләк» һәм «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен сәхнәләштерде, кечкенә Апушның яраткан уеннары «Тимербай» һәм «Түбәтәй»не уйнады. Кызлар һәм малайларга шагыйрьнең туган ягы белән таныштыручы «Кырлай җырчысы» исемле виртуаль сәяхәт бик ошады. 
Бәйрәм азагында балалар «Туган тел» җырын башкарды. Шулай ук Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда «Тукайны бергә укыйбыз» шигъри флешмобы уза. Анда китапханәнең яшь китап сөючеләре катнашты, алар татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукайның шигырьләре, мәсәлләре һәм әкиятләреннән өзекләрне укыды. Тукай хөрмәтенә оештырылган флэшмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: