«Уку – тылсымлы мизгел» дигән әдәби марафон

30
34
32
31
29
28
27
26
25
24
23
22 (1)
21 (1)
20 (1)
19 (1)
18 (1)
17 (1)
16 (1)
15 (2)
14 (1)
13 (1)
12 (1)
11 (1)
10 (1)
9 (1)
8 (1)
7 (1)
6 (1)
4 (1)
3 (2)
2 (1)
1 (2)

Китап укырга яратасызмы? Нинди китаплар укыйсыз?  Соңгы тапкыр кайчан кычкырып укыган идегез? Шушы гади сораулар белән 13нче номерлы китапханә хезмәткәрләре шәһәребез урамнарында үтеп баручыларга мөрәҗәгать иттеләр. Берәр шигырьдән яисә күңелеңә якын булган берәр әсәрдән өзекне кычкырып уку тәкъдимен һәркем елмаеп кабул итте. Г. Тукай, А. Пушкин, С.Есенин, Н. Некрасов, Б. Окуджава, Н.Рубцов, Р. Рождественский, Ф. Сафин, В. Хамидуллина һ.б. шагыйрьләрнең һәм язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Һәркем күңеленә хуш килердәй юлларны сайлап шигърият дөньясына атлады. Мәхәббәт, Туган ил, туган җир, табигать, яшәеш, кеше язмышы турындагы шигырьләрне чын күңелдән  үзләре булдыра алганча сәнгатьле итеп укырга тырыштылар.

Шигьри юллар… Алар  шатлыклы да моңсу да;  безне төрле илләргә, төрле җирләргә, сагышлы үткәнебезгә, матур киләчәгебезгә алып китәләр. Бу әдәби  марафонда олылар да, яшьләр дә, балалар да теләп катнаштылар. Шунысы кызыклы: кычкырып укырга теләмәүчеләр бер дә булмады. Бәлки көзнең шушы алтын мизгеле китап укучыларның күңелен күтәргәндер, рухын кинәндергәндер!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: