Достоевский иҗатына багышланган әдәби квест (12+)

18 февральдә 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Достоевский иҗатына кагылабыз» дигән әдәби квест уздырды.

15фф
IMG_20250218_132543
IMG_20250218_133139
IMG_20250218_133431
IMG_20250218_135039
Балалар бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевскийның серле дөньясына кереп чумды. Яшүсмерләр, биремнәрне уңышлы башкарып чыгу өчен, тапкырлык һәм зирәклекләрен генә түгел, ә әдәби белемнәрен һәм бай күзаллауларын да күрсәтте. Алар әсәрләрнең шифрланган исемнәрен чиште, язучы тормышының елъязмасын төзеде, китаплар эзләп тапты һәм башка бик күп мавыктыргыч биремнәрне башкарды. 
Уенчылар алдында һәр үткән баскыч белән Достоевский биографиясеннән яңа серләр ачыла барды. Барлык сынауларны узганнан соң гына, яшьләр алдында әлеге күркәм язучының иҗади тормышындагы төп сере ачылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: