«Әкиятләр юлларыннан» әдәби квесты (6+)

Мәктәп каникуллары көннәрендә, 29 октябрьдә, 23 нче санлы китапханәдә беренче сыйныф укучылары өчен «Әкиятләр юлларыннан» дигән әдәби квест узды. 
Балалар табышмаклар, башваткычлар чиште, китапларда һәм китапханә буенча яшерелгән сүзләрне эзләде һәм, әлбәттә инде, үзләренең әкиятләрне белүләрен күрсәтте!

Катнашучыларны өч станция көтте, аларда үз белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә кирәк булды. 

2. 23ф. Литературный Квест Дорогами сказок 29.10.25 (6 )
3. 23ф. Литературный Квест Дорогами сказок 29.10.25 (6 )
1. 23ф. Литературный Квест Дорогами сказок 29.10.25 (6 )

«Убырлы Карчык табышмаклары» станциясендә катнашучыларга аның мәкерле сораулары шифрын чишәр өчен тапкырлыкларын эшкә җигәргә туры килде.  
«Әкияти» станциясендә яраткан әкият сюжетларында һәм персонажларны кем яхшырак белүенә төшенә алдык. 
«Тылсымлы» станциясендә балалар фантазияләрен күрсәтте һәм үз әкияти иллюстрацияләрен ясады.
Һәр станциядә балалар карта кисәкләре алды, аларны җыеп китапханә диварларында яшерелгән тылсымлы әйберне табарга мөмкин булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: