«Хыяллар илендә» әдәби сәяхәт (6+)

26 март көнне 23 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Хыяллар илендә» дигән әдәби сәяхәт узды. Чара Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында үтте. 
Чара кунаклары, «Яндекс» һәм «Гугл» командаларына бүленеп, фиксиклар Симка һәм Нолик белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә юл тоттылар. Аларга «Тылсымлы әкиятләр скверы», «Башваткычлар бульвары», «Мульти-пульти парк» аша үтәргә туры килде. Балалар әдәби ребуслар чиште, әкият викторинасы сорауларына җавап бирде, «Хат-хәбәрне кем җибәрде?», «Югалган әйберләр», «Язучыны таны» бәйгеләрендә катнашты, әдәби сүзләр төзеде, мульт-җырлар җырлады. Чара азагында фиксиклар балалар өчен дискотека уздырды. 

мтиаптпатп
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 ) (1)
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 ) (2)
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 ) (3)
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 ) (4)
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 ) (5)
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 ) ..
23ф. Литературный круиз «В стране Фантазий, и Проказ, и Озорных затей» (6 )
20240319_132658

Чара барышында һәр команда баллар эшләде һәм тәңкәләр җыйды. 
Яшь китап сөюче дусларыбыз яхшы кәеф һәм бик күп уңай тәэсирләр алды. Чарага шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Сәяхәт электрон презентация белән үрелеп барды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: