Театрга багышланган әдәби сәяхәт (12+)

18 мартта укучылар өчен 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сәнгать һәм мәдәният дөньясы» программасы кысаларында Бөтендөнья театр көненә әдәби сәяхәт уздырды.
Балалар бик теләп театр сәнгатенең тылсымлы рухына кереп чумды. Китапханәче театрның тарихы, аның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде һәм театр актерлары иҗаты белән таныштырды. «Мин театр турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап биреп, чарада катнашучылар сәхнә, афиша, антракт, декорация, грим һәм аншлаг турында искә төшерде. 

2. 23ф. Литературный круиз «Театральное предпоЧтение».
1. 23ф. Литературный круиз «Театральное предпоЧтение».
3.23ф. Литературный круиз «Театральное предпоЧтение».

Шулай ук алар үзләрен актерлык осталыгында сынап карады: игътибарлылык һәм хәтергә күнегүләр эшләде, дикцяне яхшырту өчен күнекмәләр ясады. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.
Яшь актерлар бик күп уңай хис-кичерешләр алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: