«Тылсымлы Тукай дөньясы» әдәби калейдоскобы (0+)

Китапханәдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатына багышланган рухи чара узды. Кичә кысаларында шагыйрьнең «Ай һәм кояш» шигыренә багышланган тематик очрашу узды. Алып баручылар шигырьнең туу тарихы, аның Г.Тукай иҗатындагы урыны һәм татар әдәбияты өчен әһәмияте турында сөйләде. Чарада катнашучылар «Ай һәм кояш/ Солнце и месяц» шигырен татар һәм рус телләрендә укыды, бу шигъри текстны тирәнрәк тоемларга һәм аның сәнгати кыйммәтен бәяләргә мөмкинлек бирде.
Махсус әзерләнгән китап күргәзмәсе Тукай дөньясына алып кереп китте. Анда Габдулла Тукайның оригиналь әсәрләре дә, аның тормышы һәм әдәби мирасы турында сөйләүче китаплар да тәкъдим ителде.
Программаның интерактив өлеше дә күп шатлыклар бүләк итте һәм катнашучыларда тере активлык уятты. Китапханәче тамашачылар белән мавыктыргыч итеп күңелле уеннар, кызыклы викторина һәм төрле бәйөгеләр үткәрде. Барлык катнашучылар да бик теләп диалогка кушылды һәм сорауларга җавап бирде. 
Чара дулкынландыргыч һәм тантаналы тәмамланды – барыбыз да яраткан «Туган тел» җырын җырладылар. Бу әсәр лаеклы рәвештә халыкныкына әйләнде һәм, барлык катнашучыларны Габдулла Тукай мирасына бердәм хәрмәт һәм рәхмәт хисе белән берләштереп, туган тел һәм мәдәнияткә ихлас мәхәббәт гимны буларак яңгырады. 

Поделиться: