«Г. Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында»: әдәби калейдоскоп (6+)
26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары туган як матурлыгына, яхшылыкка өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Укучылар «Әллүки», «Чыршы», «Кояш һәм ай» шигырьләрен, «Су анасы», «Шүрәле» әкият-поэмаларын укыды. Балалар бик теләп «Тукай әсәрләрен таны» викторинасы сорауларына җавап бирде. Алар шулай ук бөек татар шагыйренең яраткан шигырьләрен яттан да сөйли алды. Чара барышында «Кызыклы шәкерт», «Кышкы кич», «Бала белән күбәләк» мультфильмнарын карау оештырылды. Чара азагында балалар «Бала белән Күбәләк» җырын җырлады һәм Чаллыда урнашкан Тукай һәйкәле рәсеме белән пазлларны җыйды. Менә шулай кызыклы һәм матур итеп үткәрдек без шагыйрьнең туган көнен! |