«Шәп бабай, тәти әби» әдәби калейдоскоп (6+)

22, 23 октябрьләрдә 16 нчы санлы китапханә «Шәп бабай, тәти әби» дигән әдәби калейдоскоп уздырды. Чара 28 октябрьдә билгеләп үтелүче Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланды. 

5нцы
20241022_085958
20241022_090350
20241022_091058
20241022_091616
20241022_092217
Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, татар язучылары Г. Әдһәмнең «Әбием ни исемле?», В. Хәйруллинаның «Минем бабай шәп бабай», Мөҗәһитнең «Рәхмәт яусын бабайга», Ш. Галиевның «Әйбәт тә минем әби» һ.б. әсәрләр белән танышты. Бу китапларда – барысыннан да яхшырак итеп гаҗәеп хәлләрне сөйли, телне йотарлык тәмле бәлешләр пешерә, жәлли һәм терәк була, күңелле уеннар һәм маҗаралар уйлап таба, акыллы киңәшләр бирә һәм башны җылы куллары белән назлый белүче әбиләр һәм бабайлар турында. Балалар бик теләп «Шәп бабай» җырын тыңлады һәм А. Әхмәтгалиеваның «Әби, Илнур һәм шигырь» хикәясен сәхнәләштерүдә катнашты. Очрашу вакытында кызлар һәм малайларөлкән буын кешеләренең нинди булуын күрде, чөнки алар үзләренең яхшы үрнәкләре белән безне яхшылыкка, ярдәмчел булырга, түземлелеккә, якыннарны яратырга өйрәтә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: