«Китап лабиринты буйлап сәяхәт» әдәби гид (6+)

25 һәм 26 март көннәрендә 5 нче санлы китапханәдә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында чаралар үтте. Китапханә хезмәткәре «Китап лабиринты буйлап сәяхәт» вакытында әдәби дөньясына әйдәп алып баручы гидка әйләнде. Әзерләнгән мультимедиалы презентация яшь укучыларга язгы каникуллар чорында бөтен ил буйлап үткәрелүче элеккедән килгән агарту акциясенең килеп чыгу  тарихын белергә ярдәм итте. Укыган китаплардан алынган белемнәре белән балалар сәяхәткә кузгалды һәм «Әкиятләр», «Пушкин», «Мәсәлләр», «Диңгез арты», «Бел әле», «Теремкәй», «Табышлар бюросы» станцияләрендә тукталыш ясады. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирде һәм юлларында очраган сынауларны җиңеп чыкты. Шулай итеп китап сөючеләр балалар китабы атналыгы вакытында «Китапның туган көнен» билгеләп үтте. 

афиша правильная и правильная
IMG_7540
IMG_7577
IMG_7600
IMG_7722
IMG-20240319-WA0003

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: