«Минем арттан укы» әдәби флешмоб (6+)
3
Март 2022
Пәнҗешәмбе
Бөтендөнья кычкырып укулар көнендә Үзәк балалар китапханәсенең яшь китап сөюче дуслары «Минем арттан укы» дигән әдәби флешмобта катнашты. Балалар нәкъ менә шушы көнне туган педагог һәм язучы, гыйбрәтле хикәяләр һәм әкиятләр авторы Константин Дмитриевич Ушинский әсәрләрен бик теләп укыды. Аның «Дети в роще», «Играющие собаки», «Вместе тесно, а врозь скучно» хикәяләре һәм «Два козлика», «Спор животных», «Бишка» әкиятләре укылды. Һәр укыган әсәр буенча малайлар һәм кызлар фикер алышты һәм нәтиҗәләр ясады. |