«И.А. Крылов мәсәлләре битләре буйлап»: әдәби экскурс (12+)

16 ноябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «И.А. Крылов мәсәлләре битләре буйлап» дигән әдәби экскурс үткәрелде.
Чара барышында китапханәче сөйләгәннәрдән, күрсәтелгән видеоязмалар һәм презентацияләрдән балалар бөек язучы тормышында булган кызыклы фактларны белде. Экраннан Иван Андреевич мәсәлләре яңгырады. Балалар чараның барлык этапларында да бик теләп һәм энтузиазм белән катнашты. Аларга аеруча «Мультфильмнан өзекләрдән мәсәлне таны», «Фраза кайсы мәсәлдән?», «Мәсәлнең әхлагы шунда» дигән видео-викториналар ошады. Әдәби бәйгеләрнең биремнәре һәм сораулары балаларга Крылов мәсәлләрен яхшырак аңларга ярдәм итте. Укучыларның игътибарын китап күргәзмәсендәге матур рәсемле мәсәл басмалары җәлеп итте. 
Әдәби экскурс ахырында балалар дөрес нәтиҗәләр ясады: мәсәлләр яхшы күңелле, гадел, намуслы булырга өйрәтә. Вакытлар, гадәтләр үзгәрә, әмма кешеләр үзләренең уңай яклары һәм кимчелекләре белән бергә Крылов заманнарындагыдан берни белән дә аерылмый. Шунлыктан язучының мәсәлләре безнең көннәрдә дә актуаль. Алар беркемне дә битараф калдыра алмый, һәркем аларда үзенә киңәш таба ала. Крыловның күп сүзләре гыйбарәгә әйләнгән, белемле һәм тәрбияле кешеләрнең сөйләмен бизи. 
Крылов үз гомерендә ике йөздән артык мәсәл язган. Бүгенге көндә аның мәсәлләре дөньяның 60 теленә тәрҗемә ителгән. Халык аны «Крылов бабай» дип йөртә, шуның белән аңа карата үзенең ихтирамын һәм мәхәббәтен күрсәтә. Н.В. Гоголь крылов мәсәлләрен «Халык акылы китабы» дип атый, аларда, бәһасез хәзинә буларак, мәкаль һәм әйтемнәрнең халык акылы, рус теленең байлыгы һәм матурлыгы саклана. 

Поделиться: