«Язучы юбилее – укучы өчен бәйрәм» әдәби дилижанс (6+)
7
Март 2024
Пәнҗешәмбе
7 март көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Язучы юбилее – укучы өчен бәйрәм» дигән әдәби дилижанс уздырды. Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында, балалар белән бергә Александр Сергеевич Пушкинның әкиятләреннән өзекләр укыдылар, әкиятләр буенча пазл җыйдылар, Пушкин әкиятләре буенча әдәби КВН сорауларына җавап бирделәр, аның әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. |