«Аны «Аркадий Гайдар» диләр» әдәби сәгате (6+)
22 гыйнварда, кыска гомерле булса да, якты тормыш юлы үткән кеше – Аркадий Петрович Гайдарның тууына 120 ел тула. «Яраткан балалар китапларын тудыручы һәм балаларның тугры дусты» — шулай дип яза Гайдар турында танылган шагыйрь Сергей Михалков. Чыннан да, балалар әдәбиятын әлеге күркәм язучының әсәрләреннән башка күзалдына китерү мөмкин түгел. Аның каләме күп буыннарның яраткан персонажлары – Тимур, Чук һәм Гек, Мальчиш-Кибальчишларны тудыра. Үзенең китапларында Гайдар тормыш кыйммәтләре, яхшылык, бурыч, намуслылык, вөҗданлык турында сөйли, Ватанны яратырга һәм сакларга өйрәтә. Балалар сугышчы-язучының тормыш юлы белән танышты, аның Гайдар тәхәллүсе каян һәм ничек барлыкка килүе һәм «Тимур и его команда» повестенең тарихы турында белде. Укучылар язучының героик тормышы турында видеоязма һәм Аркадий Петрович Гайдар әсәрләрен экранлаштырудан өзекләрне карады. |