«Гомеремне бирәм халкыма!» әдәби сәгате (6+)

12 февральдә 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Гомеремне бирәм халкыма!» дигән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында балалар язучының биографиясе белән танышты, аның гади булмаган балачак һәм яшьлек еллары, шулай ук кырыс фронт чоры, фашист концлагерьларында үткән авыр вакытлары, анда М.Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булуы турында белде.

20260212_134431
20260212_134739
20260212_140631
IMG-20260212-WA0001
IMG-20260212-WA0003

Укучыларда Р. Мостафинның «Кызыл ромашка» китабы аерым кызыксыну тудырды, анда герой-шагыйрь турында хикәяләр һәм аның тормышыннан кызыклы фактлар тупланган. Очрашуда шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә балалар өчен табигать, хайваннар, мәктәп, дуслык турында язылган шигырьләре, шулай ук аның сүзләренә иҗат ителгән «Күке», «Әтәч», «Беренче дәрес» җырлары яңгырады. Катнашучылар М.Җәлилнең фронт шигърияте, аның «Моабит дәфтәрләре» белән танышты. Чара азагында балалар шагыйрьнең тормышы кыска булган, әмма йөрәкләрдә ул мәңге яшәячәк дигән нәтиҗә ясады. Үзенең бөтен иҗаты һәм тормышы белән Җәлил кешеләргә ничек яшәргә кирәклеген, үз Ватаныңны, үз халкыңны, үз җиреңне ничек яратырга кирәклеген күрсәткән. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: