«Тормышым минем халыкта җыр булып яңгырады» әдәби сәгате (12+)

«Муса Җәлил, хезмәт, туган җир матурлыгы һәм халыклар арасында дуслыкка дан җырлап, татар һәм дөнья әдәбиятын баетты. Аның әсәрләре тирән ихлас хисләре һәм халык рухы белән аерылып тора», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов 15 фервальдә Казанда каһарман-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасындагы үз мөрәҗәгатендә. Бу чыннан да шулай. Бу көннәрдә төрле яшьтәге кешеләр өчен күптөрле чаралар үтә. 13 нче санлы китапханә хезмәткәре уртанчы сыйныф укучылары өен әдәби сәгать уздырды. 

13 ф. 18.02.26 Литчас Джалиль 1
13 ф. 18.02.26 Литчас Джалиль 2
13 ф. 18.02.26 Литчас Джалиль 3
13 ф. 18.02.26 Литчас Джалиль 4
13 ф. 18.02.26 Литчас Джалиль 5

Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны белде. Китапханәче каһарман-шагыйрьнең батырлыгы һәм аның автобиографик «Моабит дәфтәре» шигырь китабы турында сөйләде. Бу юллар кеше абруена һәм шигъри батырлыкка һәйкәлгә әйләнде. Чара барышында рус һәм татар телләрендә «Акбай», «Дару», «Бишек җыры» һ.б. шигырьләре яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: