«Михаил Пришвинның табигать серләре»: әдәби сәгать (6+)

20 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Михаил Пришвинның табигать табышмаклары» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Ул язучының юбилеена багышланды. 

Загадки природы
FaceApp_1676981924028
FaceApp_1676981675867

Чарада балалар язучының тормышыннан кызыклы фактларны, аның иҗади үсеше, язучы-натуралистның кем булуы турында белде. Укучылар өчен «Михаил Пришвин – табигать җырчысы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, язучының хикәяләренә күзәтү үткәрелде, «Михаил Пришвинның табигать серләре» видео-презентациясе күрсәтелде. Балалар бик теләп «Мин язучы-натуралист сыман» уенында, Пришвинның «Последние цветы», «Гаечки», «Беличья память», «Гости» хикәяләре буенча театральләштерелгән сәхнәләштерүләрдә катнашты. Чарага килүчеләр, «Михаил Пришвин хикәяләре буйлап» кроссворды сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтә алды. 

Әдәби сәгать ахырында укучылар өйләрендә уку өчен үзләренә ошаган китапларны алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: