«Тукайның тылсымлы дөньясы» әдәби сәгате (6+)
26
Апрель 2024
Җомга
26 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә, Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан, балалар өчен «Тукайның тылсымлы дөньясы» дигән әдәби сәгать узды. Яшь китап сөючеләр алып баручы белән берлектә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе булган Тукай эзләреннән экскурс кыла алды. Балалар Габдулла Тукайның тормышыннан иң кызыклы һәм аз билгеле булган фактларны белде. Китапханәче шагыйрьнең китапханә фондындагы китапларына күзәтү ясады. Укучылар викторина вакытында аеруча зур кызыксыну белән катнашты, алар бик теләп «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән сарык» әсәрләренең төп геройларын искә төшерде, табышмаклар чиште. Чара азагында балалар «Су анасы» мультфильмын карады. |