«Сугыш шигырьләрдә» әдәби сәгате (12+)

22 октябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш шигырьләрдә» дигән әдәби сәгать уздырды.

IMG_9762
PHOTO-2025-10-21-17-06-14
Бөек Ватан сугышы елларында язылган шигырьләр батырлыкка чакырган, кешеләрне берләштергән, аларны юаткан, рухландырган һәм канатландырган. Чара барышында өлкән сыйныф укучылары сугыш чоры һәм хәзерге заман шагыйрьләренең тормышы һәм иҗаты белән танышты: Л. Лебедев– Кумач, О. Берггольц, А. Твардовский, Б. Окуджава һ.б. Катнашучылар К. Симоновның «А помнишь, Алеша, дороги Смоленщины», А.Ахматованың «Мужество» шигырьләрен укыды. Балалар шигъри викторинада актив катнашты, шигырь юлларының кайсы авторныкы булуын һәм аларның исемнәрен әйтте. Чара азагында әлеге тема буенча китаплар белән таныштылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: