«Бу дөньяны укытучы тудыра» әдәби сәгате (6+)

6 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Укытучылар көненә багышланган «Бу дөньяны укытучы тудыра» дигән әдәби сәгать уздырды. Башта балалар һәр баланың шәхес буларак үсешендә мөһим роль уйнаучы укытучы һөнәре, әлеге һөнәрнең әһәмияте һәм кирәклеге турында белде.

1фучит
16фуч

Очрашу барышында китапханәче балаларны мех интернатының кызык директорыннан алып көлү укытучысына кадәр – күптөрле укытучылар төп геройлары булган әдәби әсәрләр белән таныштырды. Э. Успенскийның «Меховой интернат», Я. Акимның «Учитель Так-Так и его разноцветная школа», В. Распутинның «Уроки французского», Л. Каминскийның «Уроки смеха» һ.б. әсәрләр турында ишетү укучыларга бик кызыклы булды. Бу китапларда укытучылар образлары төрлечә сурәтләнә. Һәрберсенең үз язмышы, үз хыяллары, үз тәрбия ысуллары, әмма аларны укучыларына мәхәббәт, югары дәрәҗә акыл һәм ачык күңел берләштерә. Әдәби сәгать барышында укытучыларга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара азагында катнашучыларга «Укытучы» сүзенә синквейн төзергә, шулай ук, «Минем яраткан укытучым…» дигән сүзләр белән башлап, үз яраткан укытучылары турында кечкенә инша язарга тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: