«Йөрәгемдә минем Тукай»: әдәби сәгать (0+)
24
Апрель 2023
Дүшәмбе
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә «Йөрәгемдә минем Тукай» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Яшь китап сөючеләр Габдулла Тукай иҗаты белән тирәнрәк танышты. Балалар тылсымлы, фантастик шигърият дөньясына кереп чумды, ул аларны туган як табигате матурлыгына игътибарлы булырга, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, шатлана белергә, тапкырлык һәм зирәклеккә өйрәтте. «Кәҗә белән сарык» әсәрен карадылар һәм фикер алыштылар. |