«Сулагай белән юлга» әдәби сәгате (12+)

5 февральдә шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре студентлар өчен рус язучысы, публицист, әдәби тәнкыйтьче Николай Семёнович Лесковның 195 еллык юбилеена багышланган «Сулагай белән юлга» дигән әдәби сәгать уздырды. 
Китапханәче укучыларга рус язучысы Н. С. Лесковның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара барышында балалар иң танылган әсәрләрнең берсе «Левша»ның язылу тарихы турында белде. Ул язучы иҗаты үрләренең берсе, анда Н. С. Лесков рус кешесен ничек бар шулай, әмма яратып һәм аңлау белән күрсәтә алган. 

648b4cff-4149-4f52-8dd9-615387494a9b
20260205_123440
20260205_123533

Алга таба барлык катнашучыларга берничә этаптан торган әдәби уен уйнарга тәкъдим ителде:
– «Кем ул шундый?» – катнашучылар язучы турында сорауларга җавап бирделәр,
– «Сулагай белән бергә Англиягә» – этап аның әсәрләре турында сораулар белән тулы.
– «Геройны таны».
Чара азагында язучының иң танылган әсәрләре тәкъдим ителгән «Рухы белән рус юлчысы» китап күргәзмәсе каршында әдәбиятка күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: