Һанс Христиан Андерсенда кунакта (6+)

2 апрель, Халыкара балалар китабы атналыгы көнендә, 17 нче санлы китапханә Даниянең бөек язучы-әкиятчесе иҗатына багышланган «Һанс Христиан Андерсенда кунакта» дигән әдәби сәгать уздырды.  
Чара бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланып китте, аннан соң алып баручы балаларны танылган әкиятче Һ.Х.Андерсенның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар язучының «Принцесса на горошине», «Снежная королева» әкиятләрен тыңлады, «Новое платье короля» әкияте буенча мультфильм карады. Шулай ук балалар «Әкият геройлары турында табышмаклар», «Вакыйгалар буенча әкиятне таны» бәйгеләрендә катнашты. 
Барлык катнашучылар биремнәрне җиңеп чыкты, активлыкларын һәм кызыксынучанлыкларын күрсәтте. Чара күңелле һәм кызыклы рухта узды. 

Поделиться: