«Пушкинга кунакка» әдәби сәгате (12+)

Июньдә безнең илдә Бөтенроссия Пушкин көне һәм Рус теле көне билгеләп үтелә. Бу ике дата бер бөек кеше – Александр Сергеевич Пушкин исеме белән үзара тыгыз бәйләнгән.  
2 июньдә 10 нчы санлы китапханә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләрне «Пушкин эстафетасы» II Төбәкара әдәби марафонында Пушкин дөньясына бөек шагыйрьнең ничек яшәгәнлеге һәм иҗат иткәне турында белер өчен мавыктыргыч виртуаль сәяхәт кылырга чакырды. Китапханә кунаклары аның гаиләсе, ата-бабалары һәм нәселе, шагыйрьнең мәхәббәте, соңгы дуэле һәм үлеме турында кызыклы фактларны ишетте. Чыгыш яраткан шигъри юллар, шагыйрь шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар, кинофильмнардан өзекләр белән үрелеп барды, бу үзгә атмосферага кереп чумарга һәм аның иҗатын яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. Чарага зур булмаган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

10ф. Литературный час «В гости к Пушкину». В плену романса
10ф. Литературный час «В гости к Пушкину». КВ
10ф. Литературный час «В гости к Пушкину». Пушкинский день
10ф. Литературный час «В гости к Пушкину». Читаем стихи
10ф. Литературный час «В гости к Пушкину»

Шагыйрь һәлак булганнан бирле инде күп еллар үтте, әмма аның игелек, мәхәббәт һәм матурлык белән сугарылган әсәрләре һаман да яши һәм яратып укыла. Александр Сергеевич Пушкин безнең йөрәкләрдә яши, һәм аның сүзләре барлык буыннар өчен мәңгегә илһам булып калачак. 

#ПушкинскаяэстафетаЦСДБ#libkid

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: