«Бертуган Гриммнарга кунакка» әдәби сәгате (6+)

27 февральдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре немец язучысы-әкиятчесе Вильгельм Гриммның тууына 240 ел тулуга багышланган «Бертуган Гриммнарга кунакка» дигән әдәби сәгать уздырды. Әкиятчеләр безгә бөтен дөньяда балалар яратып укый торган яхшы әкиятләр бүләк иткән. 

20260227_102211
20260227_102843

Презентация ярдәмендә катнашучылар яраткан әкиятчеләр тормышы һәм иҗаты буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, бертуган Гриммнарның тылсымлы әкиятләре ничек тууы турында белде, «Бременские музыканты» әкиятенең кайсы яраткан персонажлары хөрмәтенә һәйкәлләр урнаштырылган. «Тылсымлы сандык», «Рәсем буенча әкиятне таны», «Герой исемен язып бетер» әдәби уеннары ярдәмендә иң танылган әсәрләр геройларын искә төшерделәр. Чара азагында укучылар «Храбрый портняжка» мультфильмыннан өзекне карады, китап күргәзмәсендә бертуган Гриммнарның әкиятләре белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: