«Батырлыгың мәңге онытылмас»: әдәби сәгать (6+)

16 февраль көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 9 нчы урта мәктәп китапханәчеләре белән берлектә бөек татар шагыйре – Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган «Батырлыгың мәңге онытылмас» дигән әдәби сәгать уздырды. 

твой подвиг
IMG_3565
IMG_3563
IMG_3548

«Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил» слайд-презентациясе ярдәмендә балаларны шагыйрьнең балачак еллары, кырыс фронт тормышы, концлагерьларда узган авыр көннәре белән таныштырдылар. Укучылар, рәхимсез җәзалаулар һәм үлем камерасына карамастан, шагыйрьнең Туган иленә тугры булып калуы турында белде. Чара вакытында «Чишмә», «Эз», «Кызыл ромашка», «Ышанма» һ.б. күп кенә шигырьләре яңгырады. Балалар игътибарына шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче «Исемең калды моңлы бер җыр булып…» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

Әдәби сәгать азагында укучылар «Муса Җәлил турында истәлекләр» документаль фильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: