«Тукай белән яз аерылгысыз!» әдәби сәгате (6+)

Апрель Татарстан халкы һәм Россиядә яшәүче татарлар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай  исеме белән бәйле. 2024 елның 26 апрелендә бөтен җирдә яраткан татар шагыйренең тууына 138 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Аның китаплары балаларны туган якны яратырга, аның матурлыгын күрә белергә, яхшылыкка өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 

Главное фото 3

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында очрашу яраткан шагыйрь иҗатына багышланды. Балалар шагыйрьнең авыр балачагы, тормыш юлы турында белде. Шунысы куанычлы, әдәби сәгать барышында балалар тыңлап кына утырмады, ә китапханәче сөйләгәннәрне Тукай турында фактлар белән тулыландырды. Балалар шагыйрьнең Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темаларын күтәргән шигырьләрен тыңлады. Чара барышында укучылар Габдулла Тукай әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирде һәм аның шигырьләре мотивлары буенча төшерелгән  «Кызыклы шәкерт», «Кышкы кич» мультфильмнарын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: