«Тукай безнең йөрәкләрдә»: әдәби сәгать (0+)

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә 24 нче санлы китапханә яшь китап сөючеләр өчен «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби сәгать уздырды.

Тукай в наших …
20220426_151517
20220426_152955
20220426_153646
20220426_154254

Бала бишектә вакыттан ук Тукай шигырьләренә язылган җырларны ишетеп үсә, аның әкиятләрен тыңлый, шигырьләрен ятлый. Шагыйрьнең иҗади мирасы балаларда туган йорт, туган җиргә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә, татар халык гореф-гадәтләрен, аның әхлакый нигезләрен: ихтирамлылык, өлкәннәргә карата хөрмәт хисе, яхшы күңеллелек һәм ярдәмчеллеккә өйрәнә. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең шагыйрь шигырьләрен башкаруы барыбызга да ошады. Балалар «Бала белән Күбәләк», «Кызыклы шәкерт» һәм шулай ук замандаш шагыйрьләребезнең Г.Тукай турында шигырьләрен укыды. Китап күргәзмәсендә шагыйрьнең балалар өчен язылган матур рәсемле китаплары тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: