«Юмор һәм яхшылык таланты» әдәби сәгать (12+)

21 гыйнварда Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре КДАМТ студентлары өчен «Юмор һәм яхшылык таланты» дигән әдәби сәгать уздырды. Чара бөек рус язучысы Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел булуга багышланды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты, шулай ук аның рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган проза һәм драма әсәрләре белән танышты.  

паоапоапьпа
baa9f1ed-fb66-4377-b7a8-f1eddca9b70a
d5af4226-b578-4fe5-a323-b1ce9da20fc1

Чехов булган урыннар буенча виртуаль экскурсия кылдылар, «Чайка», «Размазня», «Вишнёвый сад» кинофильмнарыннан өзекләр күрсәтелгән видеопрезентацияне карадылар. Укыган китаплары буенча үз кичерешләре белән уртаклаштылар һәм күркәм рус язучысының әсәрләре буенча куелган театраль тамашаларда булу теләге белдерделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: