«Малахит тартмачык сере» әдәби сәгате (6+)

7 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсе танылган совет язучысы, фольклорчы, укытучы Павел Петрович Бажовның тууына 145 ел тулуга багышланган «Малахит тартмачык сере» дигән әдәби сәгать үткәрде. 

афывк
IMG-20240130-WA0002
IMG-20240130-WA0003

Балалар «Бажов Павел Петрович» дигән видеоязма карады, талантлы язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның биографиясеннән күп кенә кызыклы фактларны белде, шуннан соң Уралның әкияти урыннары буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Алар Бажов энциклопедиясенә аеруча игътибар белән тукталды һәм зур кызыксыну белән аның барлык әкиятләренә иллюстрацияләрне карады. Балалар әкият һәм хикәяләрнең аермасы турында белде һәм викторинада катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: