«Андерсен әкиятләре йолдызлыгы» әдәби сәгате (0+)

2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә, ул 1967 елда булдырыла һәм Даниянең бөек әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның туган көненә багышлана. Бәйрәм кысаларында 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Андерсен әкиятләре йолдызлыгы» дигән әдәби сәгать узды, анда балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышты. Презентациядән язучының туган ягы – Оденсе турында белделәр, әкиятчегә һәм аның геройларына куелган һәйкәлләрне күрделәр, шулай ук аның бөтен дөньяга танылган «Дюймовочка», «Снежная королева», «Русалочка» әкиятләрен искә төшерделәр.

1775137384189
1775134820158

Балалар «Андерсен һәм аның геройлары» уен-викторинасында, «Телеграмма кемнән?», «Тасвирлама буенча геройны таны», «Пазлларны җый» бәйгеләрендә актив катнашты. Чара азагында бик теләп «Снежная королева» мультфильмыннан өзекне карадылар һәм теләге булганнар өйләрендә уку өчен әкият китаплары алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: