«К. Ушинскийның әкият дәресләре» әдәби сәгате (6+)
20 март көнне 3 нче санлы китапханә, «Балалар язучылары – балаларга» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Константин Дмитриевич Ушинскийның әкият дәресләре» дигән әдәби сәгать уздырды. Чарада катнашучылар Константин Дмитриевичның әдәби иҗаты белән танышты, зур кызыксыну белән «Как рубашка в поле выросла», «Четыре желания» хикәяләрен тыңлады, һәр әкиятне һәм хикәяне укыганнан соң, геройларының кылган гамәлләре буенча фикер алышты, үз фикерләре белән уртаклашты, викторина сорауларына җавап бирде, «Бергә кысан, ә аерым ямансу», «Яхшылык итсән, яхшылык күрерсең» кебек әйтемнәрнең мәгънәсен аңлатты. Чара азагында укучылар К. Д. Ушинский әкияте буенча төшерелгән «Охотник до сказок» мультфильмын карады. |