«Әкият – бөек хәзинә» әдәби сәгате (18+)

Әкият – халык авыз иҗатының иң борынгы формасы. Бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр сәнгать төре булып кала бирә һәм кешегә зур эстетик ләззәт китерә. 14 нче санлы китапханәгә кунак буларак студентлар килде. 

шщзэщзодщ
фото1
фото2
фото3

Китапханәче халык әкиятенең жанрлар күптөрлелеге, аның барлыкка килү һәм көнкүреш тарихы, әкият текстының поэтикасы һәм стиле белән таныштырды. Чарада катнашучылар М. Чулковның «Пересмешник, или Словенские сказки», П. Тимофеевның «Весёлая старушка, забавница детей, по вечерам рассказывающая старинные были и небыли» кебек иң беренче әкият җыентыклары турында белде. Махсус бүлек рус халкының мәдәнияте, әдәбияты, фольклоры һәм этнографиясен өйрәнүче А. Н. Афанасьевның тормышы һәм иҗатына багышланды. Әдәби сәгать барышында әлеге тематикага кагылышлы видеоязмалар күрсәтелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: