«Шигырьләремнән яшәү көче алдым» әдәби сәгать (18+)

Татар шагыйре, прозаигы, драматург Фәнис Яруллинның 87 еллыгы уңаеннан 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Шигырьләремнән яшәү көче алдым» дигән әдәби сәгать уздырды. Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, журналист, М.Җәлил исемендәге республика премиясе һәм ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры – Фәнис Гатаулла улы Яруллин – гаҗәеп язмышлы кеше.  Чара барышында китапханәче катнашучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше турында сөйләде. Шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады, Ф.Яруллин сүзләренә язылган җырларны тыңладылар. 

Поделиться: