«Тере табигатькә мәхәббәт белән» әдәби сәгате (6+)
Язучылар төрле була. Кемдер балалар һәм мәктәп турында яза, кайсыдыр үз китапларында төрле илләр буйлап сәяхәтләрне бәян итә, өченчеләре исә фантастик вакыйгалар уйлап чыгарып яза. Тагын табигать һәм хайваннар турында китаплар иҗат итүче язучылар була. Аларны натуралистлар дип атыйлар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә узган әдәби сәгать язучы-натуралистлар иҗатына багышланды. Чара вакытында балалар язучылар Виталий Бианки, Николай Сладков, Михаил Пришвиннарның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышты. Әсәрләрдән өзекләр укылды, видеороликлар күрсәтелде. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга экологиянең нәрсә аңлатуы, табигатьтә, аңа зыян салмас өчен, үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге һ.б. турында искә төшерде. Язучы-натуралистларның китаплары укучыларын әйләнә-тирә дөньяга күз салырга, гади агач кисәгендә матурлык күрергә, сорауларга җавап эзләргә, туган як табигатен яратырга һәм аны сакларга өйрәтә. |