«Китап белән эскәмиядә» әдәби сәгате (6+)

Аяз кояшлы көндә саф һавада китап укудан да кызыклырак һәм мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин икән!
20 сентябрь көнне 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 15/ХХ йорты ишегалдында балалар өчен «Китап белән эскәмиядә» дигән әдәби сәгать уздырды. 

еаонроо
3ф. Литературный час «С книгой на скамейке»
Литературный час «С книгой на скамейке» (6)
Литературный час «С книгой на скамейке» (3)
Литературный час «С книгой на скамейке» (4)

Китапханәчеләр «Кем күп укый, шул күп белә» дигән китап күргәзмәсе әзерләде һәм чарага килүчеләрне андагы китаплар белән таныштырды. Балалар, матур рәсемле китапларны карый-карый, кычкырып укыды. Саф һавада алар уку белән бергә уйный, фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерә алды. 
Чара барышында балалар шулай ук «Беренче юллары буенча шигырьне таны» викторинасы сорауларына җавап бирде. Чара азагында катнашучылар яхшы белемнәре өчен медальләр һәм китапханәгә язылырга чакыру визиткалары алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: