«Җирәннәр, кызгылт-җирәннәр, сорылар һәм каралар…» әдәби сәгате (12+)

20 март көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Җирәннәр, кызгылт-җирәннәр, сорылар һәм каралар…» дигән әдәби сәгать уздырды. Очрашу вакытында катнушчыларга Анна Сьюэллның «Чёрный красавчик» китабы тәкъдим ителде. Чарада яшьләр инглиз аты турында дулкынландыргыч тарих, көндәлек авыр эшкә тугарылган затлы нәселле айгыр белән танышты. Беркатлы колыннан картаеп баручы зирәк хайванга кадәр юлны үтеп, Кара чибәр яхшылык һәм явызлыкны аерырга, тугры һәм түзем булырга, игътибарлылык һәм кайгыртуның кадерен белергә өйрәнә. Китап битләре буйлап сәяхәт итеп, балалар төп герой белән бергә кызыклы вакыйгалар һәм гаҗәеп маҗаралар, куркыныч һәм ерак сәяхәтләр дөньясына кереп чумды. Әдәби сәгать барышында укучылар шулай ук язучының биографиясен тыңлады, повестьтан иң кызыклы һәм истә калырлык өзекләрне укыды, геройларның проблемалары буенча фикер алышты. Очрашуда катнашучылар китапның күп буыннар тарафыннан яратып укылуы һәм төрле телләргә тәрҗемә ителүе, күп тапкырлар экранлаштырылуы турында белде. Чара азагында балалар бик теләп китап мотивлары буенча төшерелгән «Черный красавец» фильмыннан өзекне карады.

IMG20250320100023
IMG20250320101043
IMG20250320101751
IMG20250320102249

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: