«Туган тел – халык күңеле» әдәби сәгате (0+)

6 февральдә 3 нче санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  «Туган тел – халык күңеле» әдәби сәгате уздырды. Һәр халык — ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, тормыш рәвеше. Һәм, әлбәттә, тел. Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. 

20260206_095437
20260206_094621
20260206_095443
20260206_101019

Әлеге дата кысаларында балалар бакчасында шигырьләр бәйгесе оештырылды. Бәйгедә төрле яшь төркемнәре балалары катнашты. Балалар, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәтен җырлап, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләде. Килгән кунаклар викториналарда катнашты, табышмаклар чиште. Бәйгедә катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Алга таба балалар күңелле бәйгеләрдә катнашты, «Түбәтәй» уены уйнады. Чара чарада катнашучылар башкаруында Г.Тукай сүзләренә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: