«Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт» әдәби сәгате (6+)

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 13 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен чара уздырды. 
Кыска гына гомер яшәп, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты тәшкил итә. Аның әсәрләре яхшы күңелле, гадел, акыллы, намуслы булырга өйрәтә. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән танышты, яңа мәгълүматлар алды һәм әкиятләрдән өзекләр тыңлады. 

13 ф. 23.04.26 Лит. Час Путешествие в мир Т.Тукая 2
13 ф. 23.04.26 Лит. час Путеществие в мир Г.Тукая 5
13 ф. 23.04.26 Лит.час Путешествие в мир Г.Тукая 1
13 ф. 23.04.26 Лит.час Путешествие в мир Г.Тукая 3
13 ф. 23.04.26 Путешествие в мир Г.Тукая 4

Балалар «Тылсымлы Тукай дөньясы» дигән интерактив викторинасы сорауларына җавап бирде һәм шагыйрь әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Ә сораулар гади түгел, сюжет нечкәлекләрен белүгә иде. Мисал өчен: «Төп геройның һөнәрен һәм Шүрәледән котылырга булышкан әйберне ата». Чара Г. Тукай шигырьләре мотивлары буенча «Кышкы кич», «Бала белән күбәләк» мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: