«Остер КЛАСС»ка килегез!!!» әдәби сәгате (6+)
25
Апрель 2024
Пәнҗешәмбе
25 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә беренче сыйныф укучылары өчен «Остер КЛАСС»ка килегез!!!» дигән әдәби сәгать уздырылды. Балалар язучы Г.Б. Остер белән танышты. Аларга Г. Остерның «38 попугаев», «Котёнок по имени Гав», «Привет мартышке», «Права детёнышей», «Вредные советы», «Визгкультура», «Петька – Микроб» кебек китаплары турында сөйләделәр. |