«Сергей Михалковның тыңламаслар бәйрәме»: әдәби сәгать (0+)

13 март көнне Үзәк китапханәнең яшь китап сөючеләре күренекле балалар язучысы Сергей Михалковның юбилеена юл тотты.

праздник
неправда товарищи, это не дождь
Папа, мама, брат и я это вя наша семья
В крепких шишках смоляных
В той удивительной Стране
веселые соседи, счастливые друзья
мы сидим и смотрим в окна, тучи по небу летят

Чара башында С. Михалков сүзләренә язылган «Песенка друзей» дигән күңелле җыр яңгырады. Балалар шагыйрьнең портретын, аның китапларының тышлыкларын һәм иллюстрацияләрен күрде. Сергей Михалковның биографиясе белән кыскача танышып үттеләр, тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны ишеттеләр, Сергей Владимировичның илебез гимны авторы булуы, һәм Билгесез солдат каберендәге ташка уелып язылган «Синең исемең билгесез, синең батырлыгың үлемсез» («Имя твое неизвестно, подвиг твой бессмертен») дигән сүзләр дә аныкы икәнлеген белде.

Шуннан соң кунаклар яраткан шагыйрьләренең китаплары буйлап сәяхәткә кузгалды. «Шигырьне ата», «Тасвирлау буенча геройны таны», «Дүртьюллыкны тәмамла» бәйгеләрендә актив катнаштылар.

Барысы бергә «Про мимозу», «36 и 5», «Фома», «Сашина каша» шигырьләрендәге кызык хәлләрдә калучы геройлардан көлделәр.

Чара азагында нәниләр бик теләп «Дядя Степа», «Как старик корову продавал» мультфильмнарын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: