«Шагыйрь һәм аның иҗаты»: әдәби сәгать (12+)

20 нче гасырның рус әдәбияты күп кенә бөек шагыйрьләрне белә. Россиянең яңа чоры бөтен дөньяга чын-чынлап бөек иҗатчыларны тудыра. Һәм лаеклы рәвештә шундый шагыйрьләр арасында беренчеләрдән булып Сергей Есенинны атарга була.  

24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Шагыйрь һәм аның иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрелде, Сергей Есенинның әдәби портреты һәм автор лирикасында Туган як темасына багышланган китапларга күзәтү тәкъдим ителде. Студентларга матур итеп бизәлгән электрон презентация күрсәтелде, аның буенча шагыйрьнең тормыш юлыннан кызыклы фактларны белделәр; аның шигырьләренә музыкаль видеороликларны карадылар; укучылар исә шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды. Есенин үзенең иң яхшы әсәрләрен Россиягә багышлый. «Минем лирика бер зур мәхәббәт белән яши, ул Туган якка мәхәббәт», – дип яза Есенин. Шунлыктан аның шигъри юллары бүген дә актуальлеген югалтмый.

Поделиться: