«Тыюлыклар буйлап» әдәби сәгате (0+)

16 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тыюлыклар буйлап» дигән әдәби сәгать уздырды. 
Китапханәче балаларга тыюлык сүзенең мәгънәсен аңлатты. Яшь китап сөючеләр Идел-Кама дәүләт биосфера тыюлыгында нинди хайваннар яшәве һәм үсемлекләр үсүе турында белде. Барысы бергә Кызыл китап битләрен карадылар. Нәниләр бик теләп сорауларга җавап бирде, кичерешләре белән уртаклашты. 

тухляк
1c732930-d9ee-4017-8c29-51a40f15a149
8cb411c0-07f4-4110-b968-117ade251af2
db584b7f-6b52-4f09-afd5-89f1224b851d
178322d5-79f6-4517-98a8-6174654f7081
917b32a9-5999-4e71-81a4-f90c0328b1b7

Чара азагында балалар «Тыюлык табигате дөньясы» дигән күргәзмәдә тәкъдим ителгән матур төсле китаплар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: