«А.И.Солженицын һәм В.Т.Шаламов иҗаты битләре буйлап» әдәби сәгате (12+)

22 мартта язгы каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «А.И.Солженицын һәм В.Т.Шаламов иҗаты битләре буйлап» дигән әдәби сәгать уздырды. 

15
IMG-20250322-WA0058
IMG-20250322-WA0059

Китапханәче яшүсмерләрне әдәбиятта «лагерь темаcы» төшенчәсе белән таныштырды, аңа нигез салучылар һәм кайсы авторлар иҗатында аның чагылуы турында сөйләде. 
Яшьләр А.И. Солженицын һәм В.Т. Шаламовлар тормышы һәм эшчәнлегенең төп этаплары; аларның өлешенә тигән сынаулар турында белде. Әлеге язучыларның биографиясе аларның иҗаты нигезенә салынды, ә ул язган әсәрләр укучысын башка вакытларга һәм башка эпохага күчерә. Яхшырак үзләштерү өчен, өлкән сыйныфлылар «Один день Ивана Денисовича, «Архипелаг ГУЛАГ» һәм «Колымские рассказы» әсәрләреннән өзекләрне укыды.
Чара барышында яшүсмерләр өчен «А.И.Солженицын. На последнем плесе» һәм «В.Шаламов. Несколько моих жизней» .документаль фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.
Чара А.Солженицын һәм В.Шаламов иҗаты буенча «Бөек тормышлар битләре буйлап» әдәби викторинасы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: