Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме: история большой дружбы» романы буенча әдәби сәгать (12+)

10 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә «ЛУЧ» клубына йөрүче яшүсмерләр белән Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме: история большой дружбы» романы буенча әдәби сәгать узды.  

11
фото 1
фото 2

Сугыш турында китаплар укып, без Туган илебезнең, ата-бабаларыбызның кырыс һәм куркыныч тарих битләре белән җепне өзмибез. Бу яшь китап сөючеләрнең бергәләп фикер алышкан сугыш турындагы беренче китабы гына түгел. Балалар китапны бәян итүнең сәерлеген билгеләп үтте. Автор вакыйгаларны Бруно исемле 9 яшьлек малай, Аушвиц концлагере комендантының улы күзләре белән тасвирлый. Күп кенә яшүсмерләрне төп геройның беркатлылыгы, әйләнә-тирәсендә ни булганын аңламавы гаҗәпкә калдырды. Ул чәнечкеле тимерчыбык артында яшәүче буйлы кием кигән малай белән дуслаша. Китапта Бруно күзалдында да китермәгән куркынычлар сурәтләнмәсә дә, укучылар әкренләп концлагерьда нинди яман хәлләр булуын аңлый. 

Фикер алышуда катнашучыларны Освенцим концлагере турындагы презентациядән документаль кадрлар күңелләрен тетрәндерде, чөнки аларның кайберләре «үлем фабрикасы»ның куркыныч фактлары турында ишеткәне булмаган. Презентация барышында балалар «Мальчик в полосатой пижаме» фильмына трейлер карады, китаптан өзекләрне тыңлады, сугыш елъязмасы фотоларын карады. Укучылар дулкынланып, әлеге гаҗәеп китап турында хис-кичерешләре белән уртаклашу теләге белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: