Айдар Хәлим иҗатына багышланган әдәби сәгать (6+)

12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен юбиляр язучы Айдар Хәлимнең «Тал баласы Талхаветдин» дигән китабы буенча әдәби сәгать уздырды. Балалар китаптан «Кайсы тәмлерәк?», «Туган тел» хикәяләрен укыдылар. Соңыннан әлеге хикәяләрнең эчтәлеге буенча фикер алышулар булды. Язучының тормыш һәм иҗат юлына багышланган электрон презентация күрсәтелде.

Айдар Хәлим (1942 елда туган) – күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Поделиться: