«Юбиляр язучылар»: әдәби сәгать (12+)

6 апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Юбиляр язучылар» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәчеләр укучыларны шагыйрь, язучы һәм драматург Фәнис Яруллин,  шагыйрь Роберт Миңнуллин, әдәбиятның төрле жанрларында ижат итүче Рабит Батулла иҗаты белән таныштырды. Электрон презентация ярдәмендә язучыларның тормыш юлларын чагылдырган фотолары һәм китаплары күрсәтелде. Әдәбият укытучысы Исхакова Римма укучылардан язучылар әсәрләреннән өзекләр укытты. Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестеннан китерелгән түбәндәге сүзләр буенча фикер алышулар булды. «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан булып һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарга адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек». Әлеге фикерләр Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла иҗатында да чагыла, һәр буын өчен тормыш өлгесе булып тора.

Поделиться: