17март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен 2022 елның юбиляр язучылары иҗаты буенча «Балачак әдипләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче электрон презентация ярдәмендә Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрәпова, Рафис Корбан, Эльмира Шәрифуллиналарның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Укучылар яраткан язучыларының шигырьләрен укыды. Соңыннан китапханә үткәргән «Шигъри балачак/Голос детства» шигъри бәйгесендә җиңү яулаган балалар чыгышларының видеоязмалары күрсәтелде.
|