«Сугыш турында хәтер китапларда саклана…» әдәби сәгате (6+)
2 май көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен Җиңү көне якынлашканда «Сугыш турында хәтер китапларда саклана…» дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче Бөек Ватан сугышы, көрәш кырында геройлар һәм аларның батырлыклары, шул кырыс елларда тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләде. Балалар үзләре дә фронтка киткән, батырлыклар эшләгән һәм һәлак булган фронтовик-язучылар белән танышты. Әсәр авторлары сугыш турында чын дөресен сөйләүче зур әдәби мирас калдырган. Катнашучылар Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда», Александр Твардовскийның «Рассказ танкиста», Лев Кассильның «Рассказ об отсутствующем», Сергей Алексеевның «Тридцать три богатыря» кебек китаплары һәм Сергей Михалковның сугыш турында шигырьләре турында белде. Балалар зур кызыксыну белән фронт елъязмасыннан видеокадрларны һәм әлеге язучыларның әсәрләре буенча китапнамәләрне карады. Чара азагында «Не играйте мальчики в войну» шигырен тыңладылар. |